20.03.2019

Казан кооператив институтында Татар хатын-кызлары клубы ачылды

2019 елның 20 мартында Россия кооперация университетының Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар хатын-кызының җәмгыятьтә тоткан урыны” түгәрәк өстәле утырышы узды. Чара мәгърифәтче, мөгаллимә, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгына багышланды.
Түгәрәк өстәл утырышын Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева ачып җибәрде. “Хатын-кызлар гаиләне, телне саклауда бик зур роль уйный, балаларга тәрбия бирү эшен дә башлыча алар алып бара. Бездә укучы 6500дән артык студентны укытучыларның да күбесе хатын-кызлар. Шул сәбәпле Казан кооператив институты Татар мәдәнияте үзәгенең иң мөһим эшләренең берсе булып Мөхлисә Бубый исемендәге Татар хатын-кызлары клубын ачу тора. Без бу оешма эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә – мәгариф, мәдәният, гаилә кыйммәтләрен саклау, хәйрия эшчәнлеге һәм, әлбәттә, кооперация, эшмәкәрлек юнәлешендә алып барачакбыз”, – дип белдерде ул.

Ректор күптән түгел Казан кооператив институтында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены мәйданчыгы узу турында да әйтеп китте: “Җыенның резолюциясенә тәкъдим ителгән фикерләр арасында авыл җирлеген татар гаиләсе аркылы саклап калу мөмкинлеге турында дә әйтелде. Татар хатын-кызлары өчен мондый клуб булдыру шул эшнең дәвамы булып тора. Монда җыелган Татарстанның күренекле, зыялы ханымнарына мин бик рәхмәтле. Безнең институтның Татар мәдәнияте үзәге ишекләре һәрвакыт ачык, бу эшне бергәләп алып барсак иде”, – диде Алсу Нәбиева.

Утырышта катнашучы Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина шулай ук татар хатын-кызларын берләшергә, күмәк эш алып барырга өндәде. “Татар гаиләсе бөтенлеген саклап калуны, туган телебезне саклап калуны бер кеше генә башкарып чыга алмый, бу эшне бергәлек, күмәклек, булганлык белән генә алып барып була”, - дип белдерде Миләүшә ханым.

Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова үз чыгышында Татар хатын-кызлары клубының Казан кооператив институт кысаларында ачылуының бик зур әһәмияткә ия булуын искәртеп китте.

Алга таба сүз алган галимә, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова үзенең фәнни эшләнлеге барышында татар-хатын кызларының никадәр укымышлы булуларын кат-кат исбатлаган кеше буларак: “Архивларда утырганда шундый кызыклы фактка тап булдым: уйлап карагызчы – безнең татар кызлары революциягә кадәр үк Франциянең Сорбонна университетында укыган! Татар хатын-кызлары тарихында Мөхлисә Бубый биеклегендәге шәхесләр әле тагын да бар, алар турында да онытмасак иде”, - дигән үтенечен җиткерде.

ККИ Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе һәм чараның алып баручысы Флера Абдуллина сүзләренчә, Мөхлисә Бубыйның мәгърифәти эшчәнлеге хәзерге вакытта да дәвам ителә. 21 гасырда яшәүче ханымнар да, нигездә, шундый ук мәсьәләләрне күтәреп чыгалар. Мондый ханымнар исемлегенә Шихабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче Татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина да керә. Камәрия ханым үз чыгышында Казан кооператив институты белән берлектә милли мәгариф проекты булдырырга тәкъдим итте. “Балаларга белемне ана телендә биргәндә материалны үзләштерү 30-40% арта. Моны галимнәр дә исбат иткән. Кооператив институтта бер-ике фәнне булса да татар телендә укыта алсак, бу безнең өчен бик зур казаныш булыр иде. Бүген безне институтта татарча сөйләшкән студентлар каршы алды. Алар өчен дә, барлык теләүчеләр өчен дә тирәнтен татар телен өйрәтү төркемнәре ачып җибәреп, бу эшне бергәләшеп алып бара алсак бик яхшы булыр иде”, - дип белдерде ул.

Авыл җирлегендәге татар хатын-кызларын борчыган мәсьәләләр турында Арча районы Наласа авыл җирлеге башлыгы Ильфира Шакирова сөйләп китте. Аның чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Наласа авыл җирлеге бүлеге эшчәнлеге турында да сүз алып барылды.

Түгәрәк өстәл барышында шулай ук Халык сәнгате һөнәрләре техникумы җитәкчесе Раушания Сәүбәнова чыгышы яңгырады. “Безнең техникум белән кооператив институтны күптәнге дуслык бәйли. Мондый чаралар һәрбер уку йортында үткәрелсен иде, дип телисем килдә. Үз милләтебезгә үзебез генә кул сузып ярдәм итә алабыз”, - диде ул.

Очрашу Мөхлисә Бубый истәлегенә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” пьесасыннан бер өзекне сәхнәләштерү белән дәвам ителде. Татарстанның халык артисткасы, күп тапкырлар Мөхлисә Бубый ролен башкарган Дания Нуруллина бу өзекне түгәрәк өстәлдә катнашучыларны тетрәндерерлек итеп башкарды.  “Шундый затлы һәм бик кирәкле эшне башлап җибәрүегезгә мин бик рәхмәтле. Бу бик сөенечле хәбәр булды. Мондый очрашу оештырган бу клубка озын гомер һәм зур уңышлар телим”, - дип белдерде Дания ханым ККИ матбугат үзәге белән әңгәмәдә.

Чара барышында Казан кооператив институты урта һөнәри белем факультеты студентлары һәм 2 нче Татар гимназиясе укучылары тарафыннан шигъри чыгышлар яңгырады.

Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук яшь буын вәкиле, Казан кооператив институтында белем алучы, Яшел Үзән кооперативы идарәсе рәисе Ләйсән Сөләйманова, Казанның Өченче номерлы Ипи пешерү заводы баш технологы Гөлзидә Әмирханова, “Хәләл” стандарты комитеты хезмәткәре Земфира Гаджиева да катнашты. Галимә Лена Гайнанова исә, чыгыш ясау белән беррәттән, Татар мәдәнияте үзәге музеена Беренче бөтендөнья сугышы татар әсирләре вафатына куелган һәйкәлнең сирәк очрый торган фотосын бүләк итте.

Чараны йомгаклап, ККИ ректоры Алсу Нәбиева түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Мөхлисә Бубый исемендәге татар хатын-кызлары клубының беренче әгъзалары исемлегенә кертелүе турында игьлан итте. Клуб эшчәнлеге юнәлешләренең җитәкчеләре дә билгеләнде. Эшкуарлык, кооператорлар бүлеген Илфира Шакирова алып барачак, дип әйтелде. Мәгариф юнәлешен Камәрия Хәмидуллина җитәкләячәк, ә галимнәр бүлеге юнәлешен Тәэминә Биктимерова үз өстенә алды. Хәйрия эшчәнлегенә багышланган бүлек Ләйсән Сөләймановага бирелде. Гаилә кыйммәтләрен саклау бүлеге юнәлешен  Миләүшә Гайфуллина алып барачак. Хәләл индустриясе юнәлеше бүлеге Земфира Гаджиевага, ә инде мәдәни юнәлеш Дания Нуруллинага тапшырылды.

Клубның беренче утырышында яңгыраган барлык фикерләр 2019 елның 24-26 апрелендә узачак "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" халыкара форумының эшлекле повесткасы кысаларында каралуга тәкъдим ителәчәк.

Мөхлисә Бубый исемендәге Татар хатын-кызлары клубы очрашулары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә айга бер мәртәбә узачак, дип планлаштырыла.

РКУ ККИ матбугат үзәге.



К списку новостей